Эчтәлеккә күчү

Алжир

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Алжир latin yazuında])
Алжир
гарәп. الجمهورية الجزائرية الديمقراطية الشعبية
гарәп. الجزائر
Байрак[d]Илтамга[d]
Нигезләнү датасы 3 июль 1962
Исем الجزائر, Algeria һәм Algeria
Рәсми исем اَلْجُمهُورِيَّة اَلْجَزَائِرِيَّة اَلدِّيمُقرَاطِيَّة اَلشَّعبِيَّة[1]
Кыскача исем 🇩🇿
Катнашучы Алжир-Марокко чик буе низагы (1963-1964)[d]
Гомер озынлыгы 76,078 ел[2]
Демоним Algerian, algériai, Alžířan, Alžířanka, algerier, אלג'יראית, אלג'יראי, Aljeriano, Laljeränan, جزائري, جزائرية, جزائريون, алжирцы, algerieni, algerian, algeriancă, আলজেরীয়, Algérien[3], Algérienne[3], algerino, algerina, algerini, algerine, jazairi, arxelín, arxelina, الجزایری, algerià, Azzayri, Tazzayrit, Izzayriyen, Tizzayriyin, algierczyk, algierka, Algerierin, Algerier, alzerina, alzerine, alzerini, alzerin, جزائريات, جزايري, جزايرية, جزايريين, جزايريات, Alžirec һәм Alžirka
Рәсми тел гарәп теле[4] һәм стандарт Алжир бербер теле[d][5]
Гимн Әлҗәзаир һимны
Мәдәният Алжир мәдәнияте[d]
Шигарь тасвирламасы халык белән һәм халык өчен[d]
Шигарь тексты بالشّعب وللشّعب[6]
Дөнья кисәге Африка
Башкала Әлҗәзаир (шәһәр)
Сәгать поясы UTC+01:00
Диңгез, күл яки елга эчендә яки янында урнашуы Урта диңгез
Иң көнчыгыш ноктасы 23°30′00″ т. к. 12°00′00″ кч. о.
Иң төньяк ноктасы 37°05′40″ т. к. 7°12′14″ кч. о.
Иң көньяк ноктасы 18°58′06″ т. к. 3°21′28″ кч. о.
Иң көнбатыш ноктасы 27°18′55″ т. к. 8°40′01″ кб. о.
Геомәгълүматлар Data:Algeria.map
Иң югары ноктасы Тахат[d]
Иң түбән ноктасы Мельгир[d]
Идарә итү формасы катнаш төрдәге республика[d]
Дәүләт башлыгы вазыйфасы Алжир президенты[d]
Ил башлыгы Абдельмаджид Теббун[d]
Хөкүмәт башлыгы вазыйфасы Әлҗәзаир премьер-министры[d]
Хөкүмәт башлыгы Назир Ларбави[d]
Башкарма хакимият Алжир хөкүмәте[d]
Канунбирү органы Алжир парламенты[d]
Югары мәхкәмә органы Алжир югары мәхкәмәсе[d]
Үзәк банкы Алжир банкы[d]
Дипломатик мөнәсәбәтләр Германия, Украина, Сербия, Исраил, Согуд Гарәбстаны, Ливия, Марокко, Кения, Фәләстыйн[d], Франция, Канада, Кипр, Индонезия, Сахра Гарәп Демократик Җөмһүрияте[d], Төркия, Мисыр, Малайзия, Пакьстан, Кытай Җөмһүрияте, БГӘ, Тунис, Америка Кушма Штатлары, Россия, Мексика, Япония, Һиндстан, Греция, Кытай, Бангладеш, Гөрҗистан, Маҗарстан һәм Корея Халык Демократик Җөмһүрияте[7]
Әгъзалык Берләшкән Милләтләр Оешмасы, АБ, Бөтендөнья сәүдә оешмасы, Гарәп Лигасы, Халыкара реконструкция һәм үсеш банкы[d], Халыкара үсеш ассоциациясе[d], Халыкара финанс корпорациясе[d], Инвестицияләр иминлеген гарантияләү буенча күпъяклы агентлык[d], Инвестицион бәхәсләрне хәл итү буенча халыкара үзәк[d], Африка үсеш банкы[d], Африка икътисади үсеше өчен гарәп банкы[d], Икътисади һәм социаль үсеш өчен гарәп фонды[d], Союз арабского Магриба[d], Гарәп валюта фонды[d], Интерпол[8][9], ХКТО[d][10][11], Халыкара гидрография оешмасы[d][12], Мәгариф, фән һәм мәдәният сораулары буенча Берләшкән Милләтләр Оешмасы[13], Җирнең биофизик торышын күзәтү төркеме[d][14], Бөтендөнья почта берлеге[15][16], Халыкара телекоммуникацияләр берлеге[d][17], Neft çitkä çığaruçı illär oyışması, Халыкара гражданнар иминлеген саклау оешмасы[d], Бөтендөнья метеорология оешмасы[18], Бөтендөнья сәламәтлек оешмасы[19], Ислам хезмәттәшлеге оешмасы[20] һәм Бөтендөнья таможня оешмасы[d][21]
Рәсми бәйрәм Корбан бәйрәме[22], Ураза бәйрәме[23], Алжир бәйсезлек көне[d][24], Гашура көне[25], Мәүлид бәйрәме[26], Яңа ел көне[d], Һиҗри Яңа ел, Беренче май, Йеннайер[d] һәм Q109381883?
Балигълык яше 18 яшь
Никахка керү яше 19 яшь
Пенсия яше 60 яшь[27] һәм 65 яшь[27]
Халык саны 43 900 000 (гыйнвар 2020)[28]
Административ бүленеше Адрар[d], Эш-Шелифф[d], Лагуат[d], Ум-эль-Буахи[d], Батна[d], Беджая[d], Бискра[d], Бешар[d], Блида[d], Буира[d], Таманрассет[d], Тебесса[d], Тлемсен[d], Тиарет[d], Тизи-Узу[d], Алжир[d], Джельфа[d], Джиджель[d], Сетиф[d], Саида[d], Скикда[d], Сиди-Бель-Аббес[d], Аннаба[d], Гельма[d], Константина[d], Медеа[d], Мостаганем[d], Мсила[d], Маскара[d], Уаргла[d], Оран[d], Эль-Баяд[d], Иллизи[d], Бордж-Бу-Арреридж[d], Бумердес[d], Эль-Тарф[d], Тиндуф[d], Тиссемсилт[d], Эль-Уэд[d], Хеншела[d], Сук-Ахрас[d], Типаса[d], Мила[d], Айн-Дефла[d], Наама[d], Айн-Темушент[d], Гардая[d], Релизан[d], Djanet Province[d], Эль-М'гаир[d], El Meniaa Province[d], Улед-Джеллал[d], Bordj Baji Mokhtar Province[d], Beni Abbes Province[d], Тимимун[d], Туггурт[d], Ин Сала[d] һәм Ин-Геззам[d]
Акча берәмлеге Әлҗәзаир франкы[d]
Номиналь тулаем эчке продукт 163 472 233 246 $[29] һәм 191 912 889 421 $[29]
Кеше потенциалы үсеше индексы 0,745[30]
Inequality-adjusted Human Development Index 0,598[31]
Үз-үзенә кул салулар күрсәткече 2,6
Эшсезлек дәрәҗәсе 10 ± 1 процент[32]
Моның хуҗасы Әль-Мурадия президент сарае[d]
Нәрсә белән чиктәш Марокко, Ливия, Нигер, Мали, Тунис, Мавритания, EH[d], Италия һәм Испания
Автомобил хәрәкәте ягы уң[d][33]
Челтәр көчәнеше 230 вольт
Электр аергычы төре CEE 7/5[d], Schuko[d][34] һәм Europlug[d][34]
Кулланылган тел заманча әдәби гарәп теле[d], гарәп теленең Алжир Сахрасы диалекты[d], гарәп теленең Алжир диалекты[d], Алжир ишарә теле[d], Tidikelt[d], уаргла теле[d], тамаһак теле[d], кабиле теле[d], мзаб теле[d], Хассания[d], француз теле, Shenwa[d], Шавия[d], Korandje[d] һәм Гурара[d]
Кайда өйрәнелә Algerian studies[d]
Мәйдан 2 381 741 км²
Рәсми веб-сайт el-mouradia.dz/ar/home(гар.)
Һәштәге Algeria
Югары дәрәҗәле Интернет домены .dz
Тәртипне билгеләүче төп текст Алжир конституциясе[d]
Харита сурәте
Рельефная позиционная карта
Тематик география Алжир географиясе[d]
Рәсми дине ислам[35]
Тимер юл хәрәкәте ягы сул[d]
Феноменның икътисады Алжир икътисады[d]
Феноменның демографиясе Älcäzair xalqı
Мәзһәб Мәлики мәзһәбе[36]
Джини коэффициенты 27,6
Өстәлгән кыйммәт салымы күләме 19 процент
Тулаем туулар коэффициенты 2,857[37]
Уку-язу нисбәте 75 процент[38]
Минималь температура −20 °C
Демократия индексы 3,77[39][40]
BTI Governance Index 3,64[41], 3,88[41], 3,94[41], 4,01[41], 4,58[41], 4,5[41], 4,55[41], 4,42[41] һәм 4,67[42]
BTI Status Index 4,42[41], 4,72[41], 4,86[41], 4,78[41], 5,11[41], 4,98[41], 5,03[41] һәм 5,04[42]
Happy Planet Index score 46,5[43]
Илнең мобиль коды 603
Илнең телефон коды +213
Гадәттән тыш хәлләрдә ярдәм телефоны 14[d][44], 17[d][44], 1548[d][45] һәм 1055[d][46]
Илнең GS1 коды 613
Номер тамгасы коды DZ
Диңгездәге идентификацияләү номеры 605
Монда җирләнгәннәр төркеме Төркем:Алжирда җирләнгәннәр[d]
Бу якта төшерелгән фильмнар төркеме Төркем:Алжирда төшерелгән фильмнар[d]
Карта
 Алжир Викиҗыентыкта

Алжир, Әлҗәзаи́р (гарәп. الجزائر‎‎әл-җәза’ир, фр. Algérie), рәсми атама Әлҗәзаи́р Халы́к Демокра́тик Җөмһүрияте́ (гарәп. الجمهورية الجزائرية الديمقراطية الشعبية‎‎әл-җөмһүриййә әл-җәза’ириййә әд-димуқратиййә әш-шә‘биййә[47], фр. République Algérienne Démocratique et Populaire) — Төньяк Африкада, Урта диңгез бассейнының көнбатыш өлешендә урнашкан дәүләт, Африканың иң зур иле. Әлҗәзаир көнбатышта Марокко, көньяк-көнбатышта Мавритания һәм Мали, көньяк-көнчыгышта Нигер һәм көнчыгышта Либия һәм Тунис белән чиктәш. Дәүләт җирләренең шактый зур өлеше Сахра чүлендә ята. Башкаласы – Әлҗәзаир шәһәре.

XVI гасырдан XVIII гасыргача Әлҗәзаир Госманлы империясенә керә. XIX гасыр башында француз колонизациясе башлана. 1954 елда Әлҗәзаирдә Милли азатлык фронты оештырыла. Француз колониаль гаскәрләренә каршы бик күп кан коелган сугыш нәтиҗәләре буенча Әлҗәзаир 1962 елда бәйсез социалистик дәүләт буларак төзелә. 1980-еллар ахырында дөньяви хакимият һәм исламчылар арасында каршылыклар гражданнар сугышына әйләнә. Сугыш ислам кадимчеләрен тар-мар итеп тәмамлана.

Төп мәкалә: Әлҗәзаир халкы

2009 елга Әлҗәзаирда 39 млннан артык кеше яши дип санала. Илнең төп халкы — гарәпләр һәм бәрбәрләрдән торган әлҗәзаирлеләр. Яр буе полосасында һәм тау үзәннәрендә халык аеруча тыгыз утырган. Биредә илдәге халыкның 90 % тан артыграгы яши.

Төп мәкалә: Алжирда ислам
Әлҗәзаирның Җәмигъ әл-Кәбир мәчете(ингл.). 1097 елда нигез салынган

Алжирда ислам ― дәүләт дине[48]. Ил халкының (45 млн кеше, 2021 ел) 99 % ы ислам динен тота[49][50]. Бөтен дөнья мөселманнарының 2,2 % ы Алжирда яши[51].

Илдә 150 меңгә (башка мәгълүматлар буенча – 50 меңгә) якын христианнар (күбесенчә католиклар) һәм якынча 1 мең яһүд дине тарафдары исәпләнә [52].

Төньяктан көньякка таба еракка сузылганга күрә, илне Төньяк Әлҗәзаир һәм Әлҗәзаир Сахарасына бүлеп йөртәләр. Төньяк Әлҗәзаир каты яфраклы мәңге яшел урманнар һәм куаклыклар зонасын алып тора, аңа Атлас тауларының төньяк өлеше һәм аның тирәсендәге яр буе тигезлеге дә керә. Бу зонада җылылык һәм дым җитәрлек. Шунлыктан Төньяк Әлҗәзаирнең бу өлешенең табигый шартлары яшәү өчен һәм авыл хуҗалыгы өчен уңайлы.

Яр буендагы уңдырышлы туфракларда әлҗәзаирлеләр кыйммәтле субтропик культуралар — йөзем, цитруслар, майлы үсемлекләр (зәйтүн), җимеш агачлары һ. б. үстерәләр. Әлҗәзаирнең субтропикларындагы табигый үсемлекләр кеше эшчәнлеге нәтиҗәсендә зур зыян күргән һәм тауларның текә битләрендә генә сакланып калган. Элек кисеп бетерелгән урманнар урынын куаклыклар һәм тәбәнәк буйлы агачлар алган.

Атлас тауларының матурлыгы таң калдыра. Биек тау сыртлары очлы түбәләр һәм текә кыялар белән тәмамлана. Тирән тарлавыклар һәм матур үзәннәр белән кискәләнгән тау массивлары тау арасы тигезлекләре белән чиратлаша. Тауларында биеклек пояслары ачык беленеп тора. Атлас тауларының көньяк битләре — Урта диңгез буйларыннан Сахарага күчү ул.

Илнең күпчелек өлешен Сахараның ташлы һәм комлы чүлләре били. Чүлләр территориянең 90 % ка якынын тәшкил итә.

Кешенең хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәсендә, аеруча колонизаторлар хакимлек иткән чорда, Әлҗәзаир табигате нык зыян күргән. Илдән фосфоритлар, металлар, кыйммәтле агачлар, мәсәлән бөке имәне чыгарганнар. Әлҗәзаирлеләр субтропик зонада урман үсемлекләрен торгызуга һәм илнең чүлле өлкәләрендә урман полосалары утыртуга зур игътибар бирәләр. Әлҗәзаирдә «яшел пояс» барлыкка китерү проекты эшләнгән, бу проект буенча урман полосасы Тунис чигеннән алып Марокко чигенә кадәр чүлне кисеп үтәчәк. Аның озынлыгы якынча 1500 км, киңлеге 10—12 км.

Әлҗәзаир — Африканың файдалы казылмаларга иң бай илләреннән берсе. Анда тимер рудасы, марганец, фосфоритлар һәм башка файдалы казылмаларның запаслары шактый зур. Төп байлык — сахараның утырма токымнарында табылган бик зур нефть һәм газ чыганаклары. Аларны үзләштерүгә бәйле рәвештә, чүлдә эшче-горняклар һәм геологлар яши торган заманча поселоклар барлыкка килде. Эре шәһәрләр арасында юллар салынган, нефть үткәргечләр, нефть эшкәртү һәм металл эретү заводлары һ. б. төзелә.

Чүлдә әлҗәзаирлеләр күбесенчә терлекчелек белән шөгыльләнәләр һәм күчмә яисә ярым күчмә тормыш алып баралар. Алар сарык, кәҗә һәм дөя үрчетәләр. Әлҗәзаир Сахарасында игенчелек белән оазисларда гына шөгыльләнергә мөмкин, анда хөрмә пальмалары, ә аларның куе ябалдашлары астында җимеш агачлары һәм бөртекле культуралар үстерәләр. Әлҗәзаирлеләр кичерә торган кыенлыкларның берсе — күчеп йөри торган ком өемнәре белән көрәш.

Бәйсезлек игълан ителгәннән соң, Әлҗәзаир үз сәнәгате үсешендә шактый зур уңышларга ирешә.

(беренче куплеты)

قسماً

قسماً بالنازلات الماحقات
و١لدمء ١لڒ١كڍات الطاهرات
و البنود ال لامعات الخافقات
فى الجبال الشامحات الشاهقات
نحن ثرنا فحياۃ او معات
وعقدنا العزم ان تحيا الجزاير
فا شهدو! فا شهدو! فا شهدو!

Транскрипциясе:

Qässämän 

Qässämän binnääziläätil-maaḥiqäät
Wäddimaa’iz-zäkiyätiṭ-ṭaahiräät
Wälbwnwwdil-läämiʿaatil-xaafiqäät
Filcibääliş-şäämixaatiş-şääxiqäät
Näḥnw ṯwrnää fäḥäyäätün äw mäʿäät
Näḥnw ṯwrnää fäḥäyäätün äw mäʿäät
Näḥnw ṯwrnää fäḥäyäätün äw mäʿäät
Näḥnw ṯwrnää fäḥäyäätün äw mäʿäät
Wä ʿäqädnäl-ʿäzmä än täḥyäl-Cäza’ir
Wä ʿäqädnäl-ʿäzmä än täḥyäl-Cäza’ir
Wä ʿäqädnäl-ʿäzmä än täḥyäl-Cäza’ir
Wä ʿäqädnäl-ʿäzmä än täḥyäl-Cäza’ir
Fäşhädw! Fäşhädw! Fäşhädw!

Беренче куплетның җырланышлы тәрҗемәсе:

Ант итәбез!

Барысын да юк итүче яшен белән, яшен белән

Без түккән кан һәм керсез күз яше белән, яше белән

Таулар өстендәге бөек, шанлы вә мәгърур, вә мәгърур,

Күктә җилфердәгән байрак төсе белән, төсе белән –

Ант итәбез, Әлҗәзаир яшәр, дип,

Ант итәбез, Әлҗәзаир яшәр, дип,

Ант итәбез, Әлҗәзаир яшәр, дип,

Ант итәбез, Әлҗәзаир яшәр, дип,

Һәркем, кабат яшәү яки үлү өчен,

Һәркем, кабат яшәү яки үлү өчен,

Каберләрдән торып, сафка басар, дип,

Каберләрдән торып, сафка басар, дип. –

Фәшһәдү! Фәшһәдү! Фәшһәдү! 

  1. Algerian Constitution of 2020
  2. ЮНЕСКО-ның статистика институты
  3. 3,0 3,1 http://cnig.gouv.fr/wp-content/uploads/2020/02/CNT-PVM_r%C3%A9vis%C3%A9_2020-01-27-1.pdf
  4. 3 // Алжир конституциясе
  5. 3 bis // Алжир конституциясе
  6. Algerian Constitution of 2016
  7. https://www.ncnk.org/sites/default/files/content/resources/publications/NCNK_Issue_Brief_DPRK_Diplomatic_Relations.pdf
  8. https://www.interpol.int/Member-countries/WorldИнтерпол.
  9. https://www.interpol.int/Who-we-are/Member-countries/Africa/ALGERIA
  10. https://www.opcw.org/about-opcw/member-states/ХКТО.
  11. https://www.opcw.org/about-us/member-states/algeria
  12. https://www.iho.int/srv1/index.php?option=com_wrapper&view=wrapper&Itemid=452&lang=enХалыкара гидрография оешмасы.
  13. http://www.unesco.org/eri/cp/ListeMS_Indicators.asp
  14. https://www.earthobservations.org/members.php
  15. http://www.upu.int/en/the-upu/member-countries.html
  16. https://www.upu.int/en/Universal-Postal-Union/About-UPU/Member-Countries?csid=-1&cid=23
  17. https://www.itu.int/online/mm/scripts/gensel8
  18. https://public.wmo.int/en/members/algeria
  19. https://www.who.int/choice/demography/by_country/en/
  20. https://www.oic-oci.org/states/?lan=en
  21. https://www.wcoomd.org/-/media/wco/public/global/pdf/about-us/wco-members/list-of-members-with-membership-date.pdf
  22. https://www.aps.dz/ar/societe/110090-20-21-2021Algeria Press Service.
  23. https://www.aps.dz/ar/algerie/71721-2019-06-02-12-26-20Algeria Press Service.
  24. https://www.aps.dz/ar/algerie/73367-5Algeria Press Service.
  25. https://www.aps.dz/ar/societe/91487-2020-08-26-10-40-07Algeria Press Service.
  26. الثلاثاء عطلة مدفوعة الأجر بمناسبة المولد النبوي
  27. 27,0 27,1 https://cnr.dz/ar/%D9%85%D8%B9%D8%A7%D8%B4-%D8%A7%D9%84%D8%AA%D9%82%D8%A7%D8%B9%D8%AF/
  28. عدد سكان الجزائر بلغ 43,9 مليون نسمة في يناير الماضيAlgeria Press Service.
  29. 29,0 29,1 https://data.worldbank.org/indicator/NY.GDP.MKTP.CDБөтендөнья банкы.
  30. Отчёт о развитии человечестваПрограмма развития ООН, 2022.
  31. Отчёт о развитии человечестваПрограмма развития ООН, 2022.
  32. http://data.worldbank.org/indicator/SL.UEM.TOTL.ZS
  33. http://chartsbin.com/view/edr
  34. 34,0 34,1 World Plugs / мөхәррир Халыкара иликтер тихникасы кәмисиясе
  35. https://www.state.gov/reports/2020-report-on-international-religious-freedom/algeria/
  36. Distribution of the four schools of Islamic jurisprudence // Islamic Jurisprudence & LawУниверситет Северной Каролины, 2009.
  37. ЮНЕСКО-ның статистика институты
  38. https://data.worldbank.org/indicator/SE.ADT.LITR.ZS
  39. 2020 Democracy Index
  40. https://github.com/xmarquez/democracyData/blob/master/data-raw/EIU%20Democracy%20Index%202020.csv
  41. 41,00 41,01 41,02 41,03 41,04 41,05 41,06 41,07 41,08 41,09 41,10 41,11 41,12 41,13 41,14 https://www.bti-project.org
  42. 42,0 42,1 https://bti-project.org/en/reports/country-dashboard/DZA
  43. https://happyplanetindex.org/countries/?c=DZA
  44. 44,0 44,1 International Numbering Resources Database: ITU-T E.129 National-only numbers linked with emergency services and other services of social value / мөхәррир Халыкара телекоммуникацияләр берлеге
  45. http://www.dgsn.dz/?Ayez-le-reflexe-1548
  46. https://www.mdn.dz/site_cgn/
  47. Җөмһүриять — республика; җәзаир — җәзирәнең күп.; җәзирә — атау, утрау; шәгыб — төркем, җәмәгать, кабилә, халык. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б.
  48. The World Factbook — Central Intelligence Agency. www.cia.gov. әлеге чыганактан 2015-05-30 архивланды. 2018-04-06 тикшерелгән.
  49. Table: Religious Composition by Country, in Percentages (ингл.), Pew Research Center's Religion & Public Life Project (2012-12-18). 6 апрель 2018 тикшерелде.
  50. The World Factbook — Central Intelligence Agency. www.cia.gov. әлеге чыганактан 2012-09-30 архивланды. 2018-04-06 тикшерелгән.
  51. Mapping the Global Muslim Population (ингл.), Pew Research Center's Religion & Public Life Project (2009-10-07). 6 апрель 2018 тикшерелде.
  52. krugosvet.ru